Новое
Татарстан елгалары апрель башында боздан ачыла башлаячак
154
Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда бозның актив эрүе һәм ватылуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләгән.
«Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кече елгаларның боздан ачылуы апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә. Димәк, инде киләсе атнада ук бозның актив эрүе һәм җимерелүе башланачак. Куйбышев сусаклагычының боздан арынуы һәм кече елгаларның ачылуы күпьеллык уртача сроклар кысаларында көтелә», – ди Регина Гаязова.