Добавить новость
Новое

Ирада Әюпова Федерация Советы утырышында Шүрәле белән чыгыш ясады һәм Тукай шигырен укыды

Intertat.ru
84

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Федерация Советы утырышында Шүрәле тотып чыгыш ясады һәм Тукай шигырен укыды.

«Минем бүген ярдәмчем дә бар, былтыр «Шүрәле» балетына 80 ел тулды, аның авторы Фәрит Яруллин Бөек Ватан сугышында һәлак, балеты бүген дә яши», – дип башлады чыгышын Ирада Әюпова. Министрның чыгышы әкият геройларын саклау һәм яклау турында иде.

2024 елда бер коммерция компаниясе спектакльләрдән башлап мәгариф программаларына кадәр төрле эшчәнлек төрләре буенча, хәтта автомашиналар өчен инструментлар ясауны да кертеп, безнең бик күп милли символларга – әкият геройларыбызга патент алды. Шүрәле дә шушы компаниягә эләкте, шулай ук Су анасы да, Камыр батыр да. Патент алу белән генә эш бетмәде, алар акча таләп итеп, театрларга «рэкет оештырды» – әлеге символларны куллану хокукы өчен акча сорадылар. Без авыр хәлдә калдык. Законнар бозылмаган, патент системасы сүзтезмәне регистрацияләп хокуклар формалаштырырга мөмкинлек бирә. Әлеге шүрәлелләргә ярдәмгә килгән кешеләр зур рәхмәт – без ил белән бергә җиңә алдык: Роспатентта ул язу бетерелде. Китапханә системасы да, Госфильмофонд та булышты – бу геройларның элек тә кулланылуын күрсәттеләр. Безнең бу мәсьәләдә тәҗрибә бар һәм аны алга таба да тиражларга була, – диде ул.

Мәдәният министры чыгышын Тукайның «Театр» шигыреннән юллар белән тәмамлады: «Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр». Сүз уңаеннан Тукайның быел 140 еллыгы билгеләп үтелүен, татар театрына 120 ел булуын да искәртеп узды.

Ирада Әюпова әкият геройларын коткару турында «Интертат»ка интервью биргән иде.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России