Рөстәм Галиуллиннан оптик елгырлык: Баумандагы кечкенә кибетне зур итеп күрсәтү сере
Татарстан китап нәшрияты Бауман урамындагы кибетен яңартты. Мәйданы зур булмаса да, аны дөрес файдаланып, җыйнак кына зәвыклы китап кибете барлыкка килгән. Сатып алучылар өчен йомшак кәнәфиләр куелган, хәтта махсус почмак булдырылган - ошаган китапны ашыкмыйча карап чыгарга мөмкин. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков китап укыганда каһвә эчеп тә булачак дип кызыктырды.
Кибетне ачу тантанасы Бауман урамын яңгыратты. Озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасын җитәкләгән, аннары берничә ел ГТРКда эшләгән Миңназыйм Сәфәров Татарстан китап нәшриятына эшкә килгән иде – аның яңа һөнәрен күрдек: ул нәшриятның «почти» йөзенә әйләнгән Венера Шәмсетдинова белән бергә тантананы алып барды.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Матбугат йорты һәрвакыт үзенчәлекле урын булды. Беренче көннәрдән үк без бу бинаны китап рухы, республика һәм нәшрият тарихы белән тулыландыру турында сөйләшүләр башладык. Инвесторлар безгә һәрвакытта да хәерхаһлы булды. Берничә ел элек китапларга багышланган кафены яңарттык, ә хәзер без кибетнең форматын үзгәртәбез. Шулай итеп шәһәр кунакларын, казанлыларны җәлеп итәрбез һәм алар монда үзләренә ошаган китапларны табар дип уйлыйм».
«Ногай» кунакханә комплексы генераль директоры Виталий Большаков: «Тарихи яктан карасак, биредә һәрвакыт китап кибете булган һәм Матбугат йорты биналар комплексын реставрацияләгәндә без бу тарихны өлешчә саклап кала алдык. Татарстан китап нәшрияты хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзли. Кунакханә рестораны да «Kitap Club»ка әверелде, аның интерьеры безне китап дөньясына чакырып тора: исемендә дә китап сүзе бар, киштәләрдә дә китаплар тезелгән. Шуның белән без 1935 елда ук нигез салынган тарихка кире кайтабыз. Башкарылган эшләрне күрү бүген бик күңелле. Чынлыкта, бу бик куанычлы вакыйга».
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков: «Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә татар телендә китаплар, журналлар һәм газеталар сатыла – бу безнең өчен мөһим урын. Китап нәшриятын, бөтен команданы, хезмәткәрләрне чын күңелдән котлыйм! Иң мөһиме, яңа форматтагы кибеттә каһвә дә эчеп булачак. Уңышлар сезгә!» – диде ул.
Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин: «Бауман урамы, 19нчы йорт адресы буенча урнашкан китап кибетенең тарихы – безнең легендар Матбугат йортының тарихы. Бу бинаның шәһәребезнең, республикабызның китап мәдәнияте һәм татар әдәбияты үзәге булганын барыбыз да белә. Уртак көч куеп, бүгенге көнгә кадәр бу рухны саклап кала алдык. Биредә даими рәвештә язучылар белән иҗади очрашулар, яңа китапларны тәкъдим итү чаралары уза.
Тарихи мираска бик сакчыл караганнары өчен «Ногай» комплексы җитәкчелегенә рәхмәт. Бу кибет барометр кебек. Көн саен бирегә республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә китап сөючеләр керә. Бүген нинди китапларга ихтыяҗ барлыгын әйтәләр. Хәзер биредә яңа китаплар укып, ял итәр өчен махсус зона да барлыкка килде. Шулай ук сувенир продукциясен дә сайлау мөмкинлеге бик зур. Казанның үзәгендә затлы татар китабын тәкъдим итә алуыбыз белән без бик бәхетле».
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов: «Гомер-гомергә шулай булган: акыллы, башында фикере булырга теләүче кешенең өстәлендә һәрвакыт китап бар. Китап укырга яратучы кеше буларак әйтә алам: күбрәк укыган саен, әле тагын күпме укырга кирәклеген аңлыйсың. Мин яңа гына Россия Венчур форумы сессиясендә катнаштым, анда ясалма фәһем турында фикер алышканда барлык чыгыш ясаучылар да кеше һәрнәрсәдә беренчел дигән фикергә килделәр. Мин дә үз повестымны ясалма фәһем ярдәмендә татар теленнән русчага тәрҗемә иттем. Киләсе елга ул китап биредә сатуга чыгар дип өметләнәм. Ясалма фәһемнең ничек тәрҗемә иткәнен мөхәррирләр карарлар. Дөнья үзгәрә, яңа кораллар барлыкка килә, алар безгә ярдәм генә итәчәк».
Сүз уңаеннан, ясалма фәһемнең тәрҗемә сыйфаты турында һәм Фирлүс Гыймалтдиновның эксперименты нәтиҗәләре турындагы сорауны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Айдар Гыймадиевка, редакторлар Вахит Имамов, Галимҗан Гыйльманов һәм башкаларга бирәсе булыр.
Әмма бу инде бөтенләй башка тема. Әлегә яңартылган китап кибетенә рәхим итегез. Кибетнең күтәртелгән почмагына куелган кәнәфиләрдә хан кебек утырып татар китабы укый аласыз. Фоторәсемдәге Шамил Садыйков һәм Рөстәм Галиуллин кебек.