Добавить новость
Новое

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Салават Фәтхетдинов җырлады

Intertat.ru
85

Бүген Татарстан Дәүләт Советында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән чыгыш ясады. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Биредә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» 2026 елгы парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Түбәндәге бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

  • «Дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар өчен методик эшләнмәләр» бәйгесе;
  • «Хезмәт кешене бизи» рәсем бәйгесе;
  • «Хезмәт итү – чын хәзинә» иншалар бәйгесе;
  • «Сугышта да, көрәштә дә батырлыкка урын бар!» иншалар бәйгесе;
  • «Хезмәт – әхлак сакчысы» иншалар бәйгесе;
  • «Каһарманнар – батырлык үрнәге» иншалар бәйгесе;
  • «Хезмәт – тормыш нигезе» нәсерләр бәйгесе;
  • «Хезмәт шатлык булганда тормыш матур!» мәктәп музейлары эшчәнлеге турында видеороликлар бәйгесе;
  • «Каһарман батырлыгы белән дан ала» шәхси проектлар бәйгесе;
  • «Хәрби батырлык медале дә, хезмәт фидакарьлеге медале дә бер металлдан коеп ясала» тикшеренү эшләре бәйгесе.

Тантанада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм башкалар катнашты, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России