Добавить новость
Новое

2027 елда Федераль Сабан туе Томск өлкәсендә була

Intertat.ru
102

2027 елда Федераль Сабан туе Томск өлкәсендә була. Әлеге чараны 140тан артык милләт вәкиле яшәгән төбәктә уздыру Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына бәйле, дип яза «Татар-информ».

Сабантуйга әзерлек Татар мәдәнияте үзәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре белән берлектә алып барыла. Бәйрәм 2027 елның июнь азагында яки июльнең беренче яртысында узачак һәм төп программаны да, балалар программасын да, милли сәүдә рәтләрен һәм уеннар өчен мәйданчыкларны да үз эченә алачак, диелә хәбәрдә.

Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев очрашты. Алар төбәкләрнең мәдәният, туризм һәм икътисад өлкәсендәге багланышлары турында фикер алышты. Бу хакта Томск өлкәсе администрациясе матбугат үзәге хәбәр итте.

Сабантуй федераль бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышыда Владимир Мазур илнең күпмилләтле халкы өчен мәдәни мирасның әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Томск өлкәсендә иҗат коллективларын үстерүче һәм һәркем өчен ачык булган татар мәдәнияте үзәгенә капиталь ремонт ясау төгәлләнә. Шулай ук регион «Околица» авыл паркында татар утарын үстерә, ул елның теләсә кайсы вакытында кунаклар арасында популяр, диелә бу хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Томска





Все новости Томска на сегодня
Губернатор Томской области Владимир Мазур



Rss.plus

Другие новости Томска




Все новости часа на smi24.net

Новости Томской области


Moscow.media
Томск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России