Добавить новость
Новое

Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачтылар

Intertat.ru
101

Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә СССРның Согуд Гарәбстанындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Мемориаль тактаны Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиллеге бинасына куйдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Кәрим Хәкимов Совет дипломаты һәм Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле иде. Ул яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызуда һәм үстерүдә зур роль башкара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, Согуд Гарәбстанындагы Россия дипломатик миссияләре хезмәткәрләренә һәм Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиленә мемориаль такта кую карары өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, истәлек тактасын ачу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә ныгытырга, шулай ук илебез дипломатиясе буыннары бәйләнешен саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Тулы





Все новости Тулы на сегодня
Губернатор Тульской области Алексей Дюмин



Rss.plus

Другие новости Тулы




Все новости часа на smi24.net

Новости Тульской области


Moscow.media
Тула на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России