Өч машина белән авариядә алты кеше үлгән, өч кеше имгәнгән
194
Тува Республикасында «Енисей» трассасында 23 майда кич белән коточкыч авария булган. Бу турыда Тува буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Юл һәлакәте 21 сәг 40 минутта федераль трассаның 858 нче километрында була.
Якынча белешмә буенча, биредә алты кеше үлә. Тагын 3 кеше имгәнә.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.