Добавить новость

«Бөтен гаиләләре белән үлделәр». Бәйрәмгә барганда авариядә 5 кеше һәлак булган

Intertat.ru
431

Тува Республикасының Улуг-Хемский районында авариядә 5 кеше һәлак булган. Авариядән соң республиканың урман хуҗалыгы министрын һәм төбәктә «Авиалесохрана» җитәкчесен эштән җибәргәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» республика башлыгы Владислав Ховалыгка сылтама белән яза.

Фаҗига 8 сентябрьгә каршы төндә «Енисей» трассасында була. Биредә ГАЗ «Вепрь» машинасы «Хонда» автомобиленә бәрелә. «Хонда»да бер гаилә кешеләре була. Якынча белешмә буенча, ГАЗ каршы як полосага чыккан.

Аварияне «Авиалесохрана» машинасын йөртүче китереп чыгара. Тикшерү аның канында алкоголь микъдары 5 тапкыр артык булуын күрсәтә.

«Хонда» машинасында 5 кеше һәлак була. Алар Шагаан-Арыгка нигез салынуга 135 еллыкны һәм үзләренең районы оешуга 100 еллыкны бәйрәм итәргә барырга чыккан булган. Фаҗигадән соң бәйрәм чараларын киләсе атнага күчергәннәр.

Һәлак булучылар – гаилә башлыгы, ул гади эшче, әниләре – ана теле укытучысы, уллары – студент, шулай ук әбиләре һәм туган апалары. Олы уллары имгәнгән, ул хастаханәдә. Кече уллары – 2 сыйныф укучысы өйдә калган булган, аның белән психологлар эшли.

Бөтен районда матәм көне игълан ителгән.

«Авария ясаучы исерек булган, нәтиҗәдә бөтен гаилә диярлек һәлак булды. Бу хезмәт дисциплинасы контроле булмау һәм ваемсызлык аркасында килеп чыккан. Без рульдә исерек йөрүчеләр белән җитди көрәш алып барганда бу мөмкин хәл түгел», – ди Тува башлыгы Владислав Ховалыг.

Фото: © https://t.me/proctuva

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Тувы





Все новости Тувы на сегодня
Глава Тувы Владислав Ховалыг



Rss.plus

Другие новости Тувы




Все новости часа на smi24.net

Новости Кызыла


Moscow.media
Кызыл на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России

Новости Тувы

Новости Тувы



Авто в Туве


Спорт в Туве



Новости тенниса



Здоровье в Туве


Экология в Туве


Коронавирус в Туве


Музыкальные новости



Россия


Rss.plus



Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Самые свежие публикации часа



Game24.pro