Добавить новость

«Хыялдагы туй, чибәр кияү». Матурлык бәйгесендә җиңүче кыз үләргә 5 ай кала кияүгә чыккан

Intertat.ru
360

«Вице-мисс Россия – 2017» Ксения Александрова Тверь өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, дип хәбәр иткән идек. Модель вафатына 5 ай кала кияүгә чыккан булган, дип яза СтарХит сайты.

Бер карасаң, аның тормышы әкият кебек: матурлык конкурсларында җиңүләр, «җәннәт» утрауларында ял, матур һәм бай ир. Әмма барысына да фаҗига нокта куя.

Юл-транспорт һәлакәте июльдә үк булган, 30 яшьлек Ксения 12 августта вафат була. Модель машинаның пассажир утыргычында барган. Юлга сикереп чыккан поши машинаның алгы тәрәзәсен тишкән, һәм кызның башы җитди яраланган.

Узган ел Парижда Илья исемле егет Ксениягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый һәм сөйгәненә 4 миллион сумлык йөзек бүләк итә. Кыз егете белән психодрама курсларында танышкан. Егет 3 ел аралашканнан соң тәкъдим ясаган.

Яшьләр март аенда Мәскәү янындагы утарда туй үткәрә. Анда бассейн, сауна һәм башка ял зоналары да булган.

Кәләшкә туй күлмәген танылган модельер теккән, ул 300-500 мең сумга төшкән.

Яшь гаилә ширбәт айларын Мальдив утравында үткәргән. Алар яшәгән кунакханәдә 1 төн 300 мең сумнан артык торган. Яшьләр утрауда 2 атнага якын ял иткән.

Модель бәхетле булган һәм шул мизгелләр белән шәхси сәхифәсендә уртаклашкан. Ул озак кына туйда алган хис-кичерешләр белән йөргән. Туй көнендә аларның шатлыгын уртаклашырга килүчеләргә рәхмәт тә белдергән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Твери





Все новости Твери на сегодня
Губернатор Тверской области Игорь Руденя



Rss.plus

Другие новости Твери




Все новости часа на smi24.net

Новости Тверской области


Moscow.media
Тверь на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России