Тикшерүче Илдар Сәхәбетдинов: «Мин моргта да утырып ашый алам, әмма бәгырем катмады»
Илдар әфәнде, үзегезнең һөнәри юлыгыз турында сөйләгез әле…
Мәктәп елларыннан ук юриспруденция белән кызыксындым. Мин Ижауның 53нче мәктәбендә укыдым. Гаиләбез белән Татар Базары бистәсенә күченгәч, укуымны 12нче мәктәптә дәвам иттем. 11нче сыйныфны тәмамлагач, Удмурт дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Инде өченче курста ук Ижауның Ленин районы прокуратурасында җәмәгать ярдәмчесе булып беренче һөнәри адымнарымны ясадым. Бу ирекле эш иде: без документлар төзергә, сораштыру үткәрергә, җинаять эшләре материалларын тегәргә булыштык.
Минем беренче остазым прокурор Кәүсәр Сәлим улы Камалетдинов булды. Ул миндә җаваплылык, хезмәткә җитди караш һәм тикшерү эше өчен кирәкле бик күп уңай сыйфатлар тәрбияләде. Хәзер ул лаеклы ялда. Тынгысыз йөрәкле остазым лаеклы ялында да кул кушырып утырмый: умартачылык белән шөгыльләнә. Әле дә аралашып торабыз.
Ни өчен сез тикшерүче һөнәрен сайладыгыз?
Мәктәптә укыганда ук тикшерүче булырмын дигән карарга килдем – бу эш мине чынлап мавыктырды. Өстәвенә, минем күз алдында үрнәк алыр кешем бар иде: әтием 1980-1990нчы елларда тикшерүче булып эшләде, әмма үзгәртеп кору чорының кыен елларында гаиләне тәэмин итү өчен аңа яраткан һөнәрен алыштырырга туры килде. Ә миндә бу һөнәргә әтием кабызган кызыксыну ялкыны сүнмәде. Кулга диплом алгач, юллама буенча Воткинск районара прокуратурасында эшли башладым. Теләсә кайсы районга барырга әзер идем — Глазов, Яр районына… иң мөһиме — һөнәрем буенча гына эш булсын! Башта прокурор ярдәмчесе идем. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, прокуратура тикшергән эшләрдә катнаштым. Бер елдан соң тикшерүче һөнәре урыны бушады — мин бу вазифага күчтем.
Воткинскида мин тикшерүчедән өлкән тикшерүчегә кадәр юл үттем, аннары аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булдым, өлешчә җитәкче вазифаларын да башкардым. 2020 елда Тикшерү комитеты аппаратына күчтем.
Сез тикшерү комитетында нинди вазифа башкарасыз?
Мин биредә комитет оешканнан бирле эшлим. Хәзерге вакытта беренче контроль тикшерү бүлегенең өлкән инспекторы. Минем бурычларыма җинаять эшләрен тикшерү барышын контрольдә тоту, тикшерү гамәлләре буенча хезмәттәшләремә консультация бирү һәм яшь тикшерүчеләрне өйрәтү керә. Без дәресләр үткәрәбез: җинаятьләрнең аерым категорияләрен, тактика һәм методиканы тикшерәбез. Яшь хезмәткәрләрне эксперт учреждениеләренә алып барабыз, полигонда эшлибез. Биредә яшь тикшерүчеләргә ясалма һәлакәт урыннары булдырабыз, тәҗрибә алу өчен төрле очраклар уйлап табабыз.
Сезнең бүлек төгәл нәрсә белән шөгыльләнә?
Мин Удмуртия Республикасы буенча миграция өлкәсендә эшлим. Һәр инспекторга билгеле бер зоналар – территориаль районнар беркетелә. Минем карамакта өч район: Воткинск районара тикшерү бүлеге, Ленин районы буенча тикшерү бүлеге һәм Игра районы буенча тикшерү бүлеге.
Моннан тыш, мин законсыз миграция өлкәсендә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр буенча эшлим.
«Ялган килешүләр һәм «резина» фатирлар
Хокук бозулар шаһиты булса, кешеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
Эчке эшләр министрлыгының дежур частена яки безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, без үзебез даими рәвештә рейдлар үткәрәбез – айга бер тапкыр төзелеш мәйданчыкларында, сәүдә үзәкләрендә һәм башка урыннарда. Әлбәттә, рейдлар уздыру урыннары турында алдан хәбәр итмибез, көтелмәгәндә пәйда булабыз. Рейдларны миграция мәсьәләләре идарәсе һәм хәрби комиссариатлар белән берлектә үткәрәбез. Әгәр чит ил гражданины Россия гражданлыгы алган икән, ул хәрби исәпкә басарга тиеш. Төрле тәртип бозучыларны ачыклаган очракта, аларны полиция участогына китерәбез.
Эш барышында нинди проблемалар белән очрашасыз?
Авырлыкларның берсе – хокук бозу өчен Россиядән куылганнан соң, чит ил гражданнары үз илләрендә паспорт мәгълүматларын үзгәртәләр һәм законнарны үтәүче гражданнар буларак янә безнең илгә киләләр. Дактилоскопия һәм биометрик мәгълүматлар җыю нәкъ шундыйларны ачыклау өчен кертелде дә инде.
Тагын бер проблема – «резина» фатирлар. Россия гражданнары акча эшләү максатыннан, чит ил кешеләрен бер адреска күпләп терки, ә алар башка урында яши. Фиктив теркәлүне рәсмиләштерүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.
«Чүп контейнерында бала мәете»
Хезмәт вакытында аеруча истә калган очрак булдымы?
Иң авыр очракларның берсе мин Воткинскида эшләгәндә булды. 2018 елның 3 декабрендә безгә чүп контейнерында яңа туган бала мәете табылу турында хәбәр килеп иреште.
Без тикшерү башладык: округта яшәүчеләрне (ә округ шәхси сектордан, бараклардан гыйбарәт) тикшердек, җинаятьне ачу өчен бөтен көчебезне куйдык, йөклелек буенча исәптә торган хатын-кызларны тикшердек. Берни дә тапмадык. Шул мәлне: «Документларны күтәреп, узган елларда булган шундый ук җинаятьләрне тикшерергә кирәк», – дигән уй килде. Хәзер ул документлар электрон формада, ә ул елларда барысы да кәгазьгә генә теркәлә иде. Миңа 10 еллык җинаять эшләрен актарып чыгарга туры килде. 2010-2011нче еллардагы җинаятьләрне теркәүне исәпкә алу китабында охшаш очрак турында хәбәр таптым. Шулай ук чүп контейнерында яңа туган сабый табылган. Ул чагында криминаль үлем билгеләре булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатмаганнар.
Без 2011 елда яңа туган сабый мәетен ташлаган хатын-кызга чыктык. Ул йөклелек буенча хисапта тормаган. Ул баласын үтергән, ә ире баланың гәүдәсен чүп контейнерына чыгарып ташлаган. Башта хатын-кыз гаебен кире какты. Беренче очракта аның баланы үзе үтерүен исбатлый алмаган булганнар, чөнки үле гәүдәне бик күп вакыт үткәч кенә тапканнар. Икенче очракта без баланың буып үтерелгән булуын медэкспертиза ярдәмендә исбат иттек. Хатын дөресен сөйләргә мәҗбүр булды, бала үтерүнең ике очрагы турында да сөйләп бирде. Шулай ук иренең чүп пакеты чыгарган видеоязмалар да таптык. Ул: «Пакетта бала барлыгын белмәдем», – дип акланды.
Югыйсә, эчкече, наркоман гаилә дә түгел. Ире эшләп йөри, хатын өйдә утыра, үтерелгән балалардан башка тагын ике балалары бар. Психологик экспертиза хатын-кызда бала тапканнан соң невроз булуын ачыклады.
«Нишләргә белмисең икән, закон буенча эш ит»
Тикшерү комитеты хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?
Иң мөһиме, принципиальлек, җаваплылык, максатчан булу дип уйлыйм. Бу сыйфатлар еллар буе тупланган тәҗрибә белән килә. Безнең эштә шундый принцип бар: «Ничек хәл итәргә белмәсәң, закон буенча эш ит».
Ә законнар еш үзгәрәме?
Әйе, законнарга төзәтмәләр кертелеп тора. Шуңа күрә даими укулар оештырабыз, хезмәткәрләрне укытабыз, федераль законнардагы үзгәрешләр турында сөйлибез. Хаталар җибәрмәс өчен, законнарны яхшы белергә кирәк.
Шулай ук «беренче ике тәүлек» кагыйдәсен үтәү мөһим — җинаять кылганнан соң ук кайнар эзләр буенча эшләү. Бу нәтиҗәлелекне шактый арттыра.
Һөнәрегез характерыгызны үзгәрттеме?
Һөнәр миндә җаваплылык, ихтыяр көче һәм рухи ныклык тудырды. Мәсәлән, моргта экспертиза нәтиҗәләрен көткән арада бер кырыйга утырып тамак ялгап ала алам. Ләкин бик күп явызлык, кансызлык очракларын күрсәм дә, аларга күнекмәдем, күңелем катмады.
Әгәр кирегә кайту мөмкинлеге булса, шул ук һөнәрне сайлар идегезме?
Әйе, һичшиксез. Миңа үз эшем ошый. Вакыт тиз уза – 20 ел сизелмичә дә үтеп киткән. 2024 елның декабрендә пенсиягә чыктым. Ләкин булдыра алганда, эшләвемне дәвам итәм әле.
«Гаиләдә таяныч булмаса, бик авыр булыр иде»
Әңгәмә башында әтиегез һөнәрен сайлавыгыз турында әйткән идегез. Балаларыгыз да сезнең эшне дәвам итәргә теләмиме?
Кызыма нибары – 8, ә улыма 16 яшь. Ул юридик факультетка керергә ниятли, ләкин минем теләкне исәптә тотып түгел, үзенең карары буенча. Балаларның яраткан һөнәрләрен сайлавы мөһим.
Хезмәттәшләрегезгә нәрсә теләр идегез?
Беренче чиратта – ныклы сәламәтлек. Аннан башка нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел. Сабырлык – ул безнең катлаулы һөнәребездә бик мөһим. Күңел тигезлеге – бигрәк тә яшь хезмәткәрләргә бөтен тискәре күренешләрне йөрәкләренә артык якын кабул итмәскә кирәк. Һәм, әлбәттә, якыннарыңның таянычы – безнең эшне аңлаучы һәм гаиләдә таяныч булмаса, бик авыр булыр иде. Эшкә шатланып барырга, көр күңел белән кайтырга язсын. Бу теләкләрем хезмәттәшләремә генә түгел, әлеге язманы укучы барлык милләттәшләремә дә.