Добавить новость

Башкортстанда BMW машинасы багангага «чорналып беткән», йөртүчесе исән калган

Intertat.ru
69

19 октябрьдә Уфа районының Михайловка авылына таба юлда BMW машинасы электр баганасына «чорналып беткән», бәхеткә, йөртүчесе исән калган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» яза.

Фаҗига урынына коткаручылар, ЮХИДИ инспекторлары һәм башка экстрен хезмәтләр барган.

«Юлда хәрәкәт иткән чакта BMW машинасы каршылыкка очрый – электр тапшыру линиясе баганасына бәрелә. 37 яшьлек йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ягулык түгелмәгән», – дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

 

Фото: © Башкортстан ЮХИДИ

Хәзер тикшерү эшләре бара.

«Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек ир-ат BMW машинасы белән идарәсен югалта һәм электр баганасына бәрелә. Авариядә йөртүче имгәнә», – дип аңлатканнар ЮХИДИда.

 

Фото: © Башкортстан ЮХИДИ

Фаҗига урынында төшерелгән фотоларда машинаның тимер-томыр өеменә әверелеп бетүе күренә. Электр баганасы автомобильнең уртасында диярлек тора.

 

Фото: © Башкортстан ЮХИДИ

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России