Добавить новость

«Дүрт көн элек кенә права алды». Уфа кызы өр-яңа машинасында коточкыч авариядә үлгән

Intertat.ru
211

Ханты-Манси автономияле оркугында узган ялларда коточкыч авариядә Башкортстанда туып-үскән хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомолка» хәбәр итте.

Фаҗига 15 октябрьдә була. «Иртыш» юлының 73нче километрында 12.45 сәгатьтә Mitsubishi машинасы Iveco автомобиле белән бәрелешә.

Mitsubishi белән идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Фура рулендә 59 яшьлек ир-ат була. Бу турыда өлкәнең ЮХИДИ хезмәте Телеграм каналында хәбәр итте.

Җиңел машина тимер-томыр өеменә әверелә. Йөртүче хатын мизгел эчендә үлә, диелә бу хәбәрдә.

 

Фото: © https://t.me/ugibdd86

«Комсомолка» белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Уфада туып-үскән, соңгы вакытта ХМАОда яши һәм эшли. Ул машина алу турында хыяллана. Ниһаять, яңа иномарка ала, коточкыч авариягә кадәр 4 көн алдан гына бу хатынга машина йөртү таныклыгы – права да тапшыралар. 

Авария вакытында машинада мәрхүмәнең эте белән песие дә була, алар да һәлак, диелә newsbash.ru хәбәрендә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России