Добавить новость

Уфада үзе яши торган йорт подъездында үсмер кыз егылып үлгән

Intertat.ru
320

Уфа шәһәрендә торак йорт подъездында 15 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

27 декабрьдә 15 яшьлек кыз мәетен үзе яши торган йортның 12 нче катында табалар. Аның гәүдәсендә имгәнүләр күренми. Күршеләре баланың гаиләсе турында уңай фикерләр генә әйтә, кыз бала тәртибе турында начар сүзләр әйтмиләр. Тикшерү эшләре бара.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, кыз мәктәптән укудан кайтып килгәндә хәлсезләнә.

«Алдан ук хәле начарлана, ул урамда ук чайкала-чайкала кайта, ләкин бернинди вейплар да кулланмый. Якынча белешмә буенча, баш миенә кан саву билгеләре бар, бу авыру белән бәйле. Судмэдэкспертлар тикшерүләр уздырачак, шул исәптән химия-биология экспертизалары. Шуннан соң төгәл сәбәп турында әйтеп була. Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, вейп моңа триггер була алмый», – дигән чыганак.

Кыз бала мәете янында вейп ятмаган, ул чыннан булган, тик баланың кесәсендә. Үләр алдыннан вейп кулланганмы –юкмы – әлегә билгесез.

«Кызның үлеме сәламәтлеге белән бәйле булуы ихтимал. Авызыннан күбек чыккан дигәндә – ул эпилепсия вакытында гына түгел, йөрәк өянәге булганда да чыга», – дигән «Башинформ» чыганагы.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России