Добавить новость

Халык Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның хатыны өчен борчыла

Intertat.ru
246

Казарма ишелеп, ике аяксыз калган, бик күпләрнең мотиваторы, соңгы вакытта иң биек тауларга менүче буларак танылган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира социаль челтәрдә матур күлмәк киеп бөтерелгән видео куеп, халыкны борчуга салган.

Видеодагы сүзләргә караганда, Уфа блогерының хатыны тормыштан канәгать һәм бәхетле. «Мөгаен, ниндидер берничә елдан соң мин үз-үземә сәлам җибәрермен. Рәхмәт сиңа, «кулыңны төшермәгән» өчен, кечкенә мин. Кара, барысы да без хыялланганча», – дигән сүзләр чыга видеода.

Матур видеолар астына калдырыла торган «матур», шәп», «искиткеч» дигән комментарийларга биредә урын юк. Халык Индираның «эче зур булуы», берәү язуынча, «муеныннан ук башлануына» борчылган.

«Сездә диастаз. Хирургка барыгыз, дөрес булмаган тренировкалар аны бары тик зурайта. Эчегез зурайганнан зурая»;

«Күлмәге дөрес сайланмаган»;

«Коточкыч, эчке кием дә кимәгән»;

«Бала көтми ул, көтсә яшерер иде»;

«Ике бала тапканнан соң минем дә эчем калды, тик нигә шундый күлмәк кияргә. Ул сездә коточкыч бит» дип ямьсез комментарийлар калдырган борчылучылар.

Әлбәттә, Индираны берничә кеше яклап чыккан: «Ул бары күлмәкне дөрес сайламаган», «Бик матур хатын-кыз. Аннан үрнәк алыгыз», «Индира, беркемне дә тыңламагыз, сез гүзәл ханым».

«Сез үзегезнең ахмак коментариеларыгыз белән кешенең күңелен төшерәсез. Сез кешенең тышкы кыяфәте турында язганда башыгыз белән уйлыйсызмы ул? Сез тормышның бумеранг икәнен беләсезме? Мин бу кооментарийларны укыйм да…» дип язган «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России