Добавить новость

Индира белән Рөстәм Нәбиевлар бергәләп Эльбрус түбәсенә менгәннәр

Intertat.ru
145

Танылган Уфа блогерлары Индира белән Рөстәм Нәбиевлар Россиянең иң биек ноктасы – Эльбрус тавына менгәннәр. Бу хакта казарма ишетелеп, ике аяксыз калган Рөстәм үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Нәбиевлар гаиләсе Эльбрус тавының түбәсендә. Без моны булдырдык!» – дип язган Рөстәм һәм иң биек ноктага менү мизгелләре белән дә уртаклашкан.

«Түбәгә менеп җитәргә берничә метр. Индирага беренче менәргә юл бирәм, чөнки мин монда 2020 елда инде булдым. «Мин куркам». «Әйдә, әйдә». Мине көтә, миннән башка теләми. Менә без икәүләп Эльбрус тавының түбәсендә, 5642 метр биеклектә. Бик арыдык, ләкин моны бергәләп эшли алуыбызга шатбыз», – дип язган Рөстәм видеода.

Рөстәмнең сторизларыннан күренгәнчә, алар штурмга 23:00 сәгатьтә кузгалганнар. «Иртәгә элемтәгә чыгарбыз», – дип язган булган Рөстәм. Берничә сәгать элек таудан төшүләрен дә хәбәр итеп, Индира белән төшкән фотосын керткән.

Фото: © Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәре

Фото: © Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәре

Фото: © Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәре

Блогерларны язылучылары бу шатлыклы вакыйга белән котлаган. «Мин сезгә сокланам! Искитмәле гаилә», «Сезнең өчен бәхеттән елыйм!», «Молодцы! Җиңү белән сезне, балалар!», «Тау белән!» дип язганнар. Нәбиевларны җырчы Әнвәр Нургалиев та котлаган. «Гел бергә булыгыз!» – дип язган танылган артист.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России