Добавить новость

«Шәһәр халкы тоташ кайгыра...» Махсус операциядә депутат Хәлил Әбүбәкиров һәлак булган

Intertat.ru
633

Махсус операциядә Башкортстанның Агыйдел шәһәре депутаты, Уфа ягулык-энергетик көллиятенең Агыйдел филиалы мөдире, 56 яшьлек Хәлил Әбүбәкеров һәлак булган. Ул апрель аенда үзе теләп киткән, 18 сентябрьдә һәлак булуы билгеле.

Хәлил Әбүбәкеров «Ватан» отрядында хезмәт иткән.

«Исеме зур хәрефтән язылырдай талантлы педагогның гомере өзелде. Җитәкче, ышанычлы иптәш, бер дигән ир һәм әти», – диелгән көллият сайтында.

Хәлил Фида улының иптәшләренә гел «гомер бер генә, һәм аны максатсыз үткән еллар өчен кызганыч булмаслык итеп яшәргә кирәк» дип искәртеп торуын язганнар.

Хәлил Әбүбәкеров 1967 елның гыйнварында туган. Сибай техникумын тәмамлаган, Сибайда, Магнитогорскида эшләгән, аннары мәктәптә укыткан. Соңыннан гади слесарь булып эшләгән, кабат мәктәпкә кайткан, һәм аны 2007 елда мөдир итеп билгеләгәннәр.

Аңа, үлгәннән соң, «Батырлык» һәм Шәйморатов орденнары бирелгән.

«Яугирнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу – зур югалту, бөтен кала сезнең белән бергә кайгыра. Батыр егетебез мәңгегә безнең хәтердә калачак», – дигән шәһәр мэры Денис Ирназаров.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России