Добавить новость

«Вся Уфа» телеканалы командасы – алып баручы, оператор һәм баш режиссер авариягә очраган

Intertat.ru
87

31 октябрьдә кич белән Уфаның Аврора урамында авария була. Биредә «Митцубиси АСХ» машинасы һәм «ПАЗ Вектор» автобусы бәрелешә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Митцубиси АСХ» белән 38 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул ишегалдыннан чыккан чакта маршрут автобусына бәрелә.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Митцубиси АСХ» йөртүчесе һәм салондагы 20 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнә, тагын бер пассажир – 35 яшьлек ир-атка табиблар ярдәм күрсәтеп, өенә җибәрәләр. Автобустагы ике пассажирга зыян килми.

Соңрак ачыкланганча, «Митцубиси АСХ» машинасында «Вся Уфа» телеканалы командасы була. Продюсер Дина Ермохина шул турыда комментарий биргән.

«Әйе, безнекеләр авариягә очрады: алып баручы Анастасия Федорова, оператор Константин Водик (ул рульдә була) һәм телеканалның баш режиссеры Сергей Черкасов. Хәзер алар барысы да үз аңында, травмалар шактый җитди, ләкин үлерлек түгел. Алар терелә башлады. Баш режиссер бәрелгән, калганнары хастаханәдә табиблар күзәтүендә», – дигән ул.

Административ тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России