Добавить новость

«Бер хатын хастаханәдә үлгән». Уфада урамдагы кешеләргә һөҗүм итеп йөрүчене эзлиләр

Intertat.ru
250

Уфа урамында ноябрь азагында урамда тик басып торган хатынга чит ир-ат башына сугып китә. Хатын егыла һәм хастаханәдә үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Һөҗүм итүче битенә медицина битлеге кигән. Хатын-кыз тыныч кына урамда басып тора. Ул беркемгә дә тими. Кисәк кенә арттан ир-ат килеп чыга, хатынның башына суга һәм качып китә. Хатын җиргә егыла. Аның үлүе турында шушы көннәрдә билгеле була. Кызганычка, һөҗүм итүче ир-атны әле дә таба алмыйлар.

«Мөгаен, хатынның башына ниндидер предмет белән суккандыр, аның уң күз кабагы өстендә тиресен теккәннәр, бит сөякләре сынган, ә хатын үзе сул ягына егылган булган. «Сак булыгыз, бу инде – икенче очрак», – диделәр полициядә. Бәлки, җинаятьче шулай «ауга чыгадыр». Һөҗүм итүче таныган кешеләргә 102 номерына шалтыратырга кирәк», – дип язганнар «БашДТП» телеграм-каналында.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, полиция видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнә. Һөҗүм итүченең шәхесен ачыклау эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Әлеге җинаять турында «Вести» каналы да хәбәр итте. «Гражданнарга һөҗүм итүче кешене полиция хезмәткәрләре эзли. Бу турыда 9 декабрьдә билгеле булды. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, билгесез кеше узып баручыларга сугу һәм качып китү турында полициягә гаризалар килде. Ул һөҗүм иткән кешеләр имгәнгән, әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Күзәтү камерасы язмаларын өйрәнгәннәр, җинаятьтә шикләнелүче кеше «Планета» сәүдә үзәгендә яки Сипайлово микрорайонында качып йөрүе ихтимал. Аңа 18-20 яшь, чандыр гәүдәле, йөзен медицина битлеге белән каплаган», – диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России