Добавить новость

Уфа табиблары 740 граммлы кыз баланы коткарган

Intertat.ru
113

Уфада Республика клиник перинаталь үзәге табиблары яңа туган сабыйны могҗизалы коткару турында «Башинформ» агентлыгына сөйләгән. Биредә 740 грамм булып туган кызчыкның гомерен саклап калганнар.

Хастаханә белешмәсе буенча, авырлы хатында резус-конфликт була, шуның аркасында ана карынындагы сабыйга бик авыр була.

«Клиникада карындагы балага кан салу операциясен башкардылар. Сабыйның хәле яхшырды. Ләкин 25нче атнада плацента куба башлый, шуңа күра баланы экстрен рәвештә табарга таптырырга туры килә. Кыз бик кечкенә – 740 грамм авырлыкта туа. Туганнан башлап аның гомеренең һәр минуты өчен табиблар көрәшә. Күп тапкыр кан салу (7 тапкыр), үпкәләрне ясалма җилләтү һәм башка бик күп ысуллар куллану үз нәтиҗәсен бирә», – дигән табиблар.

Балага 3 ай булгач, аны анасы белән бергә балалар реанимациясеннән өенә озатканнар. Хәзер ул үсә, үсеше яшенә туры килә. Бала ата-анасын уңышлары белән сөендерә, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России