Новое

24 яшьлек кыз 75 яшьлек профессорга кияүгә чыккан (Акча өчен түгел ди)

Intertat.ru
45

24 яшьлек Уфа кызы Дарья Михайлова кисәк кенә социаль челтәрләрдә популярлашып киткән. Моның сәбәбе – 75 яшьлек Олегка кияүгә чыгуы. Кыз үзен «нумеролог һәм профессор хатыны» дип атый. Алар инде бер шоуда да катнашкан.

Дарья үзенең никахын «күкләр бүләге» дип атаган һәм хәзер башка хатын-кызларны әйбәт гаилә төзергә өйрәтә башлаган. Бу хакта «КП-Уфа» яза.

Дарья ире белән танышуы турында яза. Ул 2019 елның көзендә – бу чакта аңа әле 19 гына яшь була – Уфадан Мәскәүгә күченә, шунда беренче хезмәт хакына тәмле әйберләр алырга дип сәүдә йортына керә. Олегның перчатка сатып алган чагы була, ул шунда ук кызга игътибар итеп, сүз ката, алар сөйләшеп китәләр, бер сәгать буе сөйләшәләр һәм икенче көнне ресторанда очрашырга сүз куешалар. Әмма Дарья кире уйлый – ул кияүгә чыгарга теләгән, ә Олег болай гына яшәмәкче булган.

— Мин әни янына Башкортстанга кайтып киттем, бүтән очрашмадык. Әмма күп тапкырлар телефоннан сөйләштек. Ул җитди карашта булуын әйтте. Шуңа да мин киләсе елның февраль аенда Мәскәүгә килдем. Яраткан кеше өчен яшь аермасы комачау түгел, – дип яза Дарья.

Кыз әйтүенчә, сөйләшкән вакытта профессор аның күңеленең яхшы икәнен аңлаган, шуңа хатыны итәргә теләгән. Ул башта бүләкләрдән баш тарта, әмма «бер айдан соң иркенәеп, үз итеп, бүләкләрне кабул итә башлый». Кыз бары тик никах белән генә яшәргә теләү сәбәпле, алар туй уздыра.

Бераздан Дарья бала табарга теләвен әйтә. «Тестта күптән көтелгән ике полоса күргәч, бәхетемнән еладым», дигән ул. Аларның бер-бер артлы ике уллары туа.

«КП» язуынча, гаилә тормышы болытларсыз гына булмаган. Олег, яшь хатынына карап, балаларның үзеннән булуына шикләнә башлый. Өстәвенә, ике бала бер-берсенә охшамаган да була: берсе кара чәчле, берсе – сары… «Миңа охшамаган», – дигән дәгъва белдерә пенсионер. Ирен ышандыру өчен, Дарья үзе ДНК тест уздырырга тәкъдим итә. «Балалар – безнең горурлык, чөнки алар – минем дә, иремнең дә бердәнбер балалары. Алар гадәти юл белән ясалган», – дип интервью биргән Дарья.

Хәзер Дарья Күмертауда яши икән. Чөнки Олег «аортокоронарное шунтирование» кичергән – йөрәге авырта, шуңа да тынычлык кирәк. Ул балалар белән яшәргә теләмәгән һәм аларның үзеннән ерактарак булуын теләгән, Күмертаудан фатир сатып алып биргән. Моны ул «балалар өчен Башкортстанда комфорт булачак» дип аңлаткан. Үзе исә Мәскәүдә яши икән. Дарья моны нумерология белән дә аңлаткан,бу «луна в невежестве» дигән күренеш икән, кеше теленә тәрҗемә иткәндә, «балаларны яратмый» дигән ул.

Дарья, акча эшләр өчен, мебель белән маркетлпейсларда сату итә башлаган, хәзер инде җиһаз цехы да ачып җибәргән. Буш вакытларында гаилә бәхете серләре һәм бизнеска өйрәнү курслары алып бара, астрология һәм нумерология белән шөгыльләнә.

«Безнең никах күкләрдә язылган, нумерология буенча туры килә, без бер-беребез өчен язылган, безнең туры килү 99,9% тәшкил итә», – дип сөйләгән Дарья. Ул мисал итеп бер очрак китерә – бизнесын башлап җибәргәндә, 2022 елда ул зур акчасын югалта. Ул, үзен гаепле санап, бетеренгән, әмма ире финанс проблемаларын хәл итеп кенә калмаган, аны юаткан да икән.

«Без яшь аермасын сизмибез. Ул – җаваплы кеше. Ул минем ярата. Әгәр мин пүчтәк кеше булсам, профессор кеше миңа карамас та иде», – дигән ул.

Дарья Михайлова популярлык казанган саен аны Мәскәү кешесенә прописка, байлык өчен чыгуда гаеплүче хейтерлар күбәйгән. Шулай ук аннан «юләр» дип көлүчеләр дә җитәрлек икән. «Мескен кыз, яшьлегеңне бабайлар белән әрәм итәсең», «Мин барысын да аңлыйм, әмма шулкадәр акча яратып була микәнни ул», дип язалар икән кызга.

Дарья «мин комментарийларны укымыйм. Мине битемә карап берәү дә гаепләми бит», дип җаваплаган.

В Уфе открыли благоустроенную площадку водонапорной башни

Дмитрий Миляев встретился с руководством футбольного клуба "Арсенал"

Дипломами фестиваля «Щит России» отметили работы журналистов ГТРК «Башкортостан»

Сторожук заявил, что решил остаться в тульском "Арсенале" после предложения "Пари НН"

Moscow.media

В Уфе возбудили дело после уничтожения аллеи, посвящённой участникам СВО

Озноб, лихорадка и слабость: чем опасен новый штамм коронавируса ХЕС

Дмитрий Миляев встретился с руководством футбольного клуба "Арсенал"

Сторожук о борьбе "Арсенала" за премьер-лигу и поддержке тульских властей: Разговоров не было, вопросы уже пора задать

Музыкальные новости

Новости Уфы


Уфа

Резиденты «Инсайт Люди» приняли участие в X Уфимском международном марафоне



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости Уфы на сегодня

Другие новости Уфы

Частные объявления в Уфе



Новости от партнёров Russia24.pro


Мода

Очень модный гардероб для этой осени: примеры образов



Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана

Уфа

Ко Всемирному дню туризма проанализировали поисковые запросы жителей России


Moscow.media <::
:: Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России

Новости Уфы

Новости Уфы


Уфа

Уфа «Нур» театрында «Тау»: гашыйклар, өмет, әманәт һәм бульдозер турында спектакль


Авто в Башкортостане


Спорт в Башкортостане



Новости тенниса


Зарина Дияс

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире


Здоровье в Башкортостане


Экология в Башкортостане


Коронавирус в Башкортостане


Музыкальные новости


Песня

Продвижение Музыки. Раскрутка Музыки. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.


Россия


Rss.plus


Филипп Киркоров

Суд взыскал с Киркорова 90 тысяч рублей за оскорбление Успенской попрошайкой


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Самые свежие публикации часа


News Every Day

Elle King shares major life update after opening up about 'toxic' relationship with dad Rob Schneider


Game24.pro