Добавить новость

Нинди эчемлекләр инсульт куркынычы китереп чыгара?

Intertat.ru
430

Кайбер эчемлекләр баш миендәге кан әйләнешен бозып, инсульт куркынычын арттырырга мөмкин. Бу хакта Уфа шәһәренең 5нче хастаханәсе табиблары хәбәр итте, дип яза UfaTime.ru сайты.

«Зур тикшеренүләр күрсәткәнчә, кофе, газлы су һәм сокларны еш эчү инсульт куркынычын арттыра», – ди табиблар.

Газлы сулар, шул исәптән шикәрсез газлы сулар эчү инсульт куркынычын – 22 процентка, җиләк-җимеш соклары – 35, ә көненә 4 чынаяк кофе эчү 37 процентка арттыра. Дөньяның 27 илендә дистә мең кешене тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Шулай ук галимнәр чәй һәм су эчүнең, киресенчә, инсульт ихтималын киметергә булышуын ачыклаган. Мәсәлән, көненә 3-4 чынаяк яшел чәй эчкәндә инсульт куркынычы – 27 процентка, ә кара чәйдән 29 процентка кими.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России