Добавить новость

Салават Фәтхетдинов – Рөстәм Нәбиевка: «Син бик күп ирләргә үрнәк»

Intertat.ru
240

Салават Фәтхетдинов Уфада, татар һәм башкорт эстрадасы җырчыларын җыеп, туган көн концертын уздырды. Анда армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган, күпләрнең мотиваторы, иң биек тауларга кулларында менгән көчле рухлы Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев та хатыны Индира белән килгән. Алып баручылар аларның исемнәрен атагач, Уфа тамашачысы дәррәү алкышларга күмә.

«Бик якын дустым килгән, сөйләшәбез, аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Мин аның белән бик кызыксынам. Иң көчле рухлы, иң сабыр егет янына барыйм әле. Рөстәм, син бөтен ирләргә, бөтен түгел инде, бик күп ирләргә үрнәк, терәк, чөнки кайбер ирләргә әйттең ни, әйтмәдең ни – файдасы юк», – дип, Салават Фәтхетдинов танылган блогерны кочаклап ала.

«Салават Зәкиевич үз бәйрәмендә Уфа-Аренада минем исемемне югары күтәрүе көтелмәгән хәл булды. Җитди, салкын канлы, әмма кешелекле һәм изге күңелле Салават Зәкиевич Фәтхетдинов», – дип язган блогер һәм икесе төшкән фотоны куйган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России