Добавить новость

Казанга баручы машинада кияү белән кәләш, каршыга килүче машинада журналист һәлак булган

Intertat.ru
79

25 гыйнварда Уфа – Инзер – Белорет юлында авариядә егет белән кыз һәлак булган. Бу турыда «Әбҗәлил» газетасы хәбәр итте.

Фаҗига 13.30 сәгать тирәсендә була. Биккол авылында яшәүче 23 яшьлек егет «Лада Приора» машинасында Казанга барырга чыга. Ул юлда идарәсен югалта, каршы як полосага чыга һәм «Фольксваген» машинасына бәрелә.

«Лада Приора» машинасын йөртүче егет, салондагы 24 яшьлек пассажир кыз һәлак була. Кыз Сәеткол авылында яшәүче була. Тагын бер пассажир – 24 яшьлек кыз – Рыскужа авылыннан була, аны авыр хәлдә Белорет хастаханәсенә илткәннәр.

«Фольксваген» машинасындагы 36 яшьлек пассажир хатын – Уфа кешесе дә һәлак була, диелә бу хәбәрдә.

«Мой Башкорстан» белешмәсе буенча, «Лада Приора»да һәлак булучылар – гашыйк парлар була. «Кияү белән кәләш һәлак», – диелә бу хәбәрдә. Алар – Әбҗәлил районы кешеләре, Казанга барырга чыкканнар. Авария Межгорьега борылыш янында, Белорет районында булган. Тагын 3 пассажирны хастаханәгә илткәннәр. 36 яшьлек Уфа кешесе хастаханәгә барышлый үлгән, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, имгәнгән 3 пассажир да «Лада Приора» машинасында булган. Аларның берсе хастаханәгә барышлый үлә. Шулай итеп, авариядә үлүчеләр саны 3кә җитә.

Бүген «Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Лада» йөртүчесе һәм пассажир кыз урында ук үлә, тагын 2 пассажирны хастаханәгә илтәләр. «Фольксваген» пассажиры хастаханәгә юлда үлә.

Хастаханәдә ятучыларның берсе авыр хәлдә, реанимациядә ята.

Һәлак булган Уфа кешесе – Уфа журналисты Светлана Сибикина булган, диелә хәбәрдә. Ул «Фольксваген» салонында була. Светлана Кырмыскалы районында туган. «Интерфакс» агентлыгының төбәк редакциясендә озак еллар эшләгән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России