Добавить новость

«Талантлары күп»: казарма ишелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев «Кышкы чия»не җырлый

Intertat.ru
240

Казарма ишелеп, ике аяксыз калган, бик күпләр өчен үрнәк булган, соңгы вакытта иң биек тауларга менүче Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира иртәнге аш вакытында төшерелгән видео белән уртаклашкан.

Видеода блогер Хәния Фәрхи репертуарындагы «Кышкы чия» җырын башкара. Бу видеоны караучылар Рөстәмне «сәхнәгә менәргә була» дип хуплаганнар һәм көчле рухлы гаиләгә соклануларын белдергәннәр.

Кайберәүләр, бу җырны музыкаль мәйданчыкта табып, көне буе тыңлап та йөргән.

Индира исә ирен мактап та алган. «Чыннан да, Рөстәм бик матур җырлый. Аш бүлмәсендә савытны да миннән чистарак юа, тик бик озак кына. Әгәр ул иртәнге аш пешерсә, ул искитмәле була. Аның талантлары һәм белгән эшләре күп. Кайвакыт аңа миннән дә күбрәк ышанучы юк кебек тоела. Иң мөһиме – күз тимәсен», – дип язган Индира.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России