Добавить новость

Блогер Рөстәм Нәбиев хәер сорашучы ролендә социаль экспериментта катнашкан

Intertat.ru
113

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев, хәер сорашучы ролендә, социаль экспериментта катнаша. Бәхетсезлек очрагы аркасында ике аяксыз калып, инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр булса да, төшенкелеккә бирелмәгән, спорт белән шөгыльләнүче, менә дигән гаилә башлыгы Рөстәм Нәбиевне «үзгәртү» өчен, хәтта, гример да чакырганнар.

Санаулы минутлар эчендә Рөстәмне чәчләре җиткән, сакал-мыегы күптән кырылмаган, таушалган өс-башлы абзыйга әверелдереп куйганнар. Йөзенә җиңелчә генә «яралар» ясаганнар. «Дөреслекнең чишелү» ихтималы булганга, Рөстәмнең ап-ак тешләренә кадәр саргайтканнар.

Рөстәм әлегә экспериментның нидән гыйбарәт булуын күрсәтмәде. Хәер сорашучы образында Уфаның җир асты юлларыннан күтәрелгәннән соң, «Порше»сына утырып китеп барган видеосын гына куйды.

Рөстәмнең образына карата беренче комментарийлар да килә башлаган. «Үзеннән тыш Динарасы һәм Иринасы да барлыгын белеп, Индира Рөстәмне өйдән куып чыгарган», – дип язганнар аңа.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России