Добавить новость

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев юл һәлакәтенә очраган

Intertat.ru
148

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Тизлекне сакламаган «КамАЗ» машинасы алда барган «Nissan»га бәрелгән, Рөстәмнең «Porsche»сын да эләктергән. Блогерның машинасында кызы София дә булган.

Авариягә очравы турында Рөстәм үзенең телеграм-каналында сөйләде. Блогер сүзләренчә, аның иртән кызын мәктәпкә илтүе булган. Йөк машинасы бик тиз хәрәкәт иткән һәм «Nissan» машинасына килеп кергән, Рөстәмнең машинасына да зыян салган.

Авариядә беркемгә дә җитди зыян килмәгән. «Nissan» руле артындагы хатын-кыз гына җиңелчә җәрәхәтләр алган. Хәзерге көндә юл-транспорт һәлакәтен Дәүләт автоинспекциясе тикшерә.

Рөстәм исә машинасына запас частьтләр кайтарту белән мәшгуль. «Куюы белән бергә 420-450 мең сум тирәсенә төшәчәк. Яңа көзге генә дә 340 мең сум», – дип хәбәр итә ул. Ләкин блогер шуның белән генә котылуына сөенгән. «Тагын да начаррак тәмамлануы бар иде бу хәлнең. «КамАЗ» тагын 5 сантиметрга якынрак килгән булса, минем машинамның бер ягын тулысынча җимергән булыр иде», – ди ул сторисларында.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России