Добавить новость

Уфа «Нур» театры Казанга килә: авторлар Нурания Җамалидан башлап Мостай Кәримгә кадәр

Intertat.ru
172

Уфа «Нур» татар дәүләт театры Казанга килә һәм алты көн эчендә 8 спектакль күрсәтәчәкләр. Спектакльләр 14-19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсендә була.

«Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләрен алып килүләрен әйтә. «Казан гастрольләре – көтеп алган гастрольләребез. 2024 елда Татарстан урамындагы бинада чыгыш ясаган идек, хәзер яңа бинага киләбез», – диде ул гастрольләргә багышланган матбугат конференциясендә.

Гастрольләр 14 апрельдә Айдар Җаббаров Илдар Юзеев әсәре буенча куйган «Тау» спектакле белән башланып китә. Әлеге спектакль быел «Алтын битлек» театр премиясе номинанты да – театр аны Мәскәүдә жюрига күрсәтәчәк.

Гастрольләр программасында - Нурания Җамалиның «Яшьлегең ишек шакыса», Нәҗиб Асанбаевның «Киң урамнар тар иде»», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ», Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт элмәге», Рим Хәсәновның «Мәхәббәт көзендә», Василий Товстоноговның «Кар» спектакльләре бар.

Гастрольләр Мостай Кәрим әсәре буенча Илсур Казакбаев куйган «Җәяүле Мәхмүт» спектакле белән 19 апрельдә төгәлләнә.

Театр директоры әйтүенчә, Нурания Җамалиның «Яшьлегең ишек шакыса», Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт элмәге» спектакльләренә билетлар инде сатылып бетә язган.

«Казан гастрольләренә театрның бөтен труппасы киләчәк. Бәлки, әле безнең күренекле актрисабыз Сәвия Сираева да килер, аңа инде 92 яшь, ул һәрвакыт безнең белән, үзенең килү теләге дә бар», – диде Фирзәт Габидуллин.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Уфы





Все новости Уфы на сегодня
Глава Башкортостана Радий Хабиров



Rss.plus

Другие новости Уфы




Все новости часа на smi24.net

Новости Башкортостана


Moscow.media
Уфа на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России