Добавить новость

«Апасын кимсеткән өчен». Күрше төбәктә үсмер малай 13 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергән

Intertat.ru
154

Ульяновск өлкәсендә яшәүче үсмер 13 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергән. Ул аңа берничә тапкыр пычак һәм балта белән суккан. Хәзер аңа җитди срок яный. Бу хакта төбәк прокуратурасына һәм Россия Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» телеканалы хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, җинаять 4 апрельгә каршы төндә Тумкино авылында була. Үсмер малай кызның өенә килә, һәм алар арасында бәхәс чыга, ярсыган үсмер пычак һәм балта белән кызның башына, муенына һәм тәненә суга. Ул аңа кимендә 70 тапкыр суккан, диләр прокуратурада.

Алынган җәрәхәтләрдән кыз җинаять урынында ук үлгән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, шикләнелүче үсмер, үзенең апасына мыскыллы сүзләр әйткән өчен, әлеге кыздан үч алырга теләгән. Үтергәннән соң кызның мәетен подвалга яшергән, анда аны әнисе тапкан.

Яшүсмергә карата аеруча вәхшилек белән үтерү буенча җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү изоляорына озатканнар, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ульяновска





Все новости Ульяновска на сегодня
Губернатор Ульяновской области Алексей Русских



Rss.plus

Другие новости Ульяновска




Все новости часа на smi24.net

Новости Ульяновской области


Moscow.media
Ульяновск на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России