Добавить новость

Кайната киленне пычак кадап үтереп, башын кисеп алган

Intertat.ru
460

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ир-ат Раштуа төнендә киленен пычак белән кадап үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 7 гыйнварга каршы төндә Шатки бистәсендә була. Бәйрәм төнендә ир-ат фатирда килене белән талаша. Аннары кисәк кенә пычакка ябыша һәм хатынны вәхшиләрчә үтерә. Ул бик күп тапкыр киленгә пычак кадый, аннары хатынның башын кисеп ала. Килен урында ук һәлак була.

Киленен үтергән ир-атны тоткарлаганнар. Хәзер аны хөкем итәчәкләр. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, полицияне мәрхүмә хатынның ире чакыра. Ул атасы белән хатыны арасында низаг чыгуын әйтә.

7 гыйнварга каршы төндә фатирда бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Матур гына аралашып утыралар. Аннары талаш чыга. Якынча версия буенча, 40 яшьлек Валентина 66 яшьлек кайнатасына ире белән аерылышырга теләвен сөйли. Берничә минуттан өлкән яшьтәге ир-ат киленгә ташлана. Бу вакытта гаиләнең башка кешеләре кайда булганы, нигә аларны аермавы билгеле түгел.

Социаль челтәр кулланучылар пенсионер мондый эшкә бара алмас, дип фаразлый. Үтерүче башка кешедер, диләр. Хәзерге вакытта пенсионерны тоткарлаганнар. Ул үзенең гамәлләрен тәгаен генә аңлатып та бирә алмый, талашканнан соң үтерүен әйтә.

Валентинаның 16 яшьлек кызы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Великого Новгорода





Все новости Великого Новгорода на сегодня
Губернатор Новгородской области Андрей Никитин



Rss.plus

Другие новости Великого Новгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Новгородской области


Moscow.media
Великий Новгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России