Добавить новость

«Бөтен фатирда канлы кул эзләре». Ир-ат хатынын чәнчегән дә нәни кызын кыйнап үтергән

Intertat.ru
326

12 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендә коточкыч фаҗига була. 35 яшьлек ир-ат хатынын чәнчеп үтерә, аннары 1,5 яшьлек кызын үтергәнче кыйный. Шуннан соң бу ир-ат үз-үзенә кул салмакчы була. Хәзер ул хастаханәдә, якын арада аңа гаепләү белдереләчәк. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Балахна шәһәрендә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хатынына күп тапкыр пычак кадый, 1,5 яшьлек кызының башына тупас әйбер белән берничә тапкыр суга. Бала урында ук үлә. Хатынны хастаханәгә китерәләр, ул шунда вафат була. Ир-ат үзенә берничә яра ясый. Хәзер ул хастаханәдә.

Фатирда төшерелгән видеодан күренгәнчә, ир-ат өйдә мәхшәр ясый – җиһазлар әйләнеп капланган, бөтен фатирда кан таплары, канлы кул эзләре.

Ир-атны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Великого Новгорода





Все новости Великого Новгорода на сегодня
Губернатор Новгородской области Андрей Никитин



Rss.plus

Другие новости Великого Новгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Новгородской области


Moscow.media
Великий Новгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России