Добавить новость

«50 элек булганны хәтерли» – 3 көн урманда йөргән 110 яшьлек әбине тапканнар

Intertat.ru
162

Түбән Новгород өлкәсендә чын могҗиза булган: 3 көн урманда һәм кырда өенә юл эзләп, адашып йөргән 110 яшьлек әбине волонтерлар коткарган. «Рысь» эзләү-коткару үзәге волонтерлары карчыкны исән-сау килеш табып, туганнарына тапшырган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Анастасия Юрченко Арзамас районы Малое Туманово авылыннан 14 августта көндез чыгып китә һәм югала. Әби тирә-якта ориентацияне югалткан һәм кире кайту юлын оныткан булырга мөмкин.

«Әби документларсыз яшәгән, туганнары әйткәнчә, аңа чынлап та 110 яшь. Әби бик тере, гомер буе бер дару да эчмәгән, әмма яшь үзенекен итә. Ул деменция һәм склероз белән авырый. Ул 50 ел элек ниләр булганын хәтерли, ә кичә нәрсә булганын белми», – дип сөйләгән «Рысь» волонтерлары.

Әби өенә кайтмагач, аның 85 яшьлек улы чаң суга һәм волонтерларга мөрәҗәгать итә, алар тиз арада эзләү оештыра. Башта әбине шоферлар ярдәмендә табарга тырышып карыйлар. Чөнки карчык аларның машинасындагы видоерегистраторга эләккән булырга мөмкин, дип саный алар.

Әмма волонтерлар тирә-якны тикшергәндә, актив эзләү вакытында уңыш елмая. Төркемнәрнең берсе әбине таба. Мондый очракларда тиеш булганча, аңа иң беренче итеп су бирәләр. 110 яшьлек әби үз аягында басып торган булса да, волонтерлар аны ипләп кенә носилкага яткыра һәм туганнарына алып кайтып тапшыра.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Великого Новгорода





Все новости Великого Новгорода на сегодня
Губернатор Новгородской области Андрей Никитин



Rss.plus

Другие новости Великого Новгорода




Все новости часа на smi24.net

Новости Новгородской области


Moscow.media
Великий Новгород на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России