Добавить новость

1 сентябрь кичендә коточкыч авария: Рульдәге хатынның улы белән кызы үлде

Intertat.ru
130

1 сентябрь кичендә Волгоградтагы күпердә юл һәлакәтендә 2 бала үлгән. Бу турыда Волгоград.Онлайн яза.

9 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай рульдәге хатынның балалары була. 37 яшьлек хатынның үзенең, 14 яшьлек олы кызының гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Алар хәзер хастаханәдә.

ЮХИДИның якынча белешмәсе буенча, Renault Duster машинасы кичке 7ләр тирәсендә юл кырыендагы коймага бәрелә.

Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында әлеге авария мизгеле төшерелгән кадрлар чыкты. Аны арттан бара торган машина видеорегистраторы төшергән.

Рәсми булмаган белешмә буенча, Renault Duster машинасы видео төшереп барган арттагы машинага очраклы гына тиеп киткән яки тимәс өчен тырышкан булуы ихтимал. Рульдәге хатын кисәк маневр ясый һәм машина тайгаклап китә. Ул машинасын турайта да, тик каршы як полосадагы йөк машинасыннан куркып булса кирәк, тагын кисәк хәрәкәт ясый. Шулай итеп машина борылышта юл кырыендагы коймага бәрелә.

Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, җинаять эше ачылган. Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, идарәсен югалткан һәм юл кырыендагы коймага бәрелгән. Авариядә машина салонындагы 9 яшьлек кыз, 3 яшьлек малай үлгән. 14 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Волгограда





Все новости Волгограда на сегодня
Губернатор Волгоградской области Андрей Бочаров



Rss.plus

Другие новости Волгограда




Все новости часа на smi24.net

Новости Волгоградской области


Moscow.media
Волгоград на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России