Добавить новость

«Балаларымны җибәр». Авылдан шәһәргә килгәч сәер генә югалган ике бала анасын эзлиләр

Intertat.ru
104

Мәскәү өлкәсендә былтыр 29 декабрьдә югалган 2 бала анасын эзлиләр. Волгоград өлкәсендә яшәүче Екатерина Толстикова Подольск шәһәрендә сәер генә югала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Югалган хатынның туганнары Екатеринаның элеккеге ирен гаепли. Ләкин видеокүзәтү камералары язмалары бу ир-атның алибиен раслый.

27 декабрьдә Екатерина авылдан Подольск шәһәренә 2 улы белән бергә килә. Ул балалар белән табибка барырга җыена. Екатерина берничә көнгә элеккеге ире Евгенийның фатирында туктала. Хатын анасына шалтыратып, иренең туганнары аның килүенә сөенмәвен әйтә.

Евгений сүзләренчә, төнлә Екатеринага шалтыраталар. Имеш, хатын элек йөргән сөйгән егете белән сөйләшә, турбкага «балаларымны җибәр» дип әйтә. Шуннан соң Евгений хатынның телефонын ала һәм ни булганын белешергә җыена, ул урамга чыга. Өйгә кергәч, фатир тәрәзәсе ачык булуын күреп ала. Урамга караса, халат белән тапочка кигән Екатеринаның өйдән читкә таба китеп баруын күрә.

Башта югалган хатынны үзләре эзлиләр, аннары хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәләр. «Лиза Алерт» волонтерлары да эшкә кушыла. Әлегә кадәр эзләү нәтиҗә бирмәгән, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Волгограда





Все новости Волгограда на сегодня
Губернатор Волгоградской области Андрей Бочаров



Rss.plus

Другие новости Волгограда




Все новости часа на smi24.net

Новости Волгоградской области


Moscow.media
Волгоград на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России