Добавить новость
Новое

Россиянең бер төбәгендә бөтен алкомаркетларны ябып бетергәннәр

Intertat.ru
100

Вологда өлкәсендә алкоголь сатуны чикләүләр кертелгәннән соң, барлык 610 алкомаркет та ябылган, спиртлы эчемлекләр сатуны туктаткан яки эш форматларын үзгәрткән. Бу хакта өлкә губернаторы Георгий Филимоновка сылтама белән РИА Новости яза.

«Вәгъдә иткәнчә, Вологда өлкәсендә 610 алкомаркетның 610ы да ябылды, спиртлы эчемлекләр сатудан туктады яки яңача эш форматына күчте», – дип язган төбәк башлыгы Telegram-каналында.

Филимонов ачыклык керткәнчә, аерым алганда, бер челтәрдәге барлык кибетләрнең исеме үзгәртелгән, анда алкоголь продукциясе ассортиментның 20 процентын гына тәшкил итә.

Икенче кибетләр челтәре инде ярты елдан артык спиртлы эчемлекләр сатмый һәм хәзер яңа элмә такталар сатып ала», – ди губернатор.

Вологда өлкәсе башлыгы шулай ук төбәк алкомаркетларының тулысынча башка профильгә күчерелүен билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез: узган елның 1 мартыннан Вологда өлкәсендә алкогольне ваклап сатуны чикләү турындагы закон гамәлгә керде. Төбәктә спиртлы эчемлекләр дүшәмбедән җомгага кадәр 12.00-14.00 сәгатьләрдә, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә 08.00-23.00 сәгатьләрдә генә сатыла. Рестораннарга алкоголь сату вакыт буенча чикләнми, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Вологды





Все новости Вологды на сегодня
Губернатор Вологодской области Олег Кувшинников



Rss.plus

Другие новости Вологды




Все новости часа на smi24.net

Новости Вологодской области


Moscow.media
Вологда на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России