Добавить новость

«Туктап торган фурага арттан икенче фура бәрелде». «Воронины» сериалы актеры һәлак булган

Intertat.ru
498

«Воронины» сериалы актеры Станислав Куроптев 11 июньдә Ярославль-Мәскәү юлында авариядә үлгән. Аңа 28 яшь булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Станислав Куроптевның үлеме турында дусты Денис Гагарин сөйләгән.

Куроптевның машинасы фурага тиеп киткән. Аннары фура йөртүчесе һәм Станислав юл кырыена туктап, сөйләшеп торган. Шул чакта фурага арткы яктан икенче фура бәрелгән. Актер шунда һәлак булган.

«Фурага артыннан башка фура килеп кергән, алар аяктан егылган. Стас урында һәлак булган», – дип яза Гагарин «ВКонтакте» челтәрендә.

Мәрхүмне туган ягында – Архангельск өлкәсендә җирлиләр. Аның хатыны тол калган.

Станислав Куроптев 1994 елның 24 ноябрендә туган. Ярославль театр институтын тәмамлагач Ставрополь академия театрында эшли. Шулай ук сериалларда һәм фильмнарда төшә. Алар арасында «Воронины», «Кодекс чести — 7», «Специалист», «Заповедный спецназ» һәм башкалар бар.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ярославля





Все новости Ярославля на сегодня
Губернатор Ярославской области Михаил Евраев



Rss.plus

Другие новости Ярославля




Все новости часа на smi24.net

Новости Ярославской области


Moscow.media
Ярославль на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России