Добавить новость

Басуда көтү көткән үсмер малайны һәм аның анасын үгез сөзеп үтергән

Intertat.ru
97

Ярославль өлкәсендә 15 яшьлек үсмер малайны һәм аның анасын үгез сөзеп үтергән. Бу турыда РИА Новости Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 21 июньдә Некоузский районында була. 15 яшьлек малай фермер гаиләсендә үсә. Ул иртәнге унда сыерлар көтүен көтәргә чыга. Үгезне җиргә кагылган тимер казыкка бәйләп куя.

«Малай үзе генә булганга, үгез нигә ярсыганын әйтеп тә булмый. Ләкин ул үсмергә һөҗүм итә, мөгезләре белән сөзә, бала үлә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Үсмер төшкә өйгә кайтмагач, аның артыннан 44 яшьлек анасы басуга китә. Үгез бу хатынга да һөҗүм итә. Бирегә мәрхүм баланың абыйсы килә. Ул басуда туганнарының мәетләрен башта күрми, бавы өзелгән үгезне генә күрә. Тимер казык җиргә кагылган килеш тора. Аннары абый кеше үгезне көтүгә куша һәм терлекләрне куып алып кайтып яба. Кире әйләнеп килгәч ул энесе һәм анасы мәетен табып ала.

 

Урынга тикшерүчеләр барган. Тикшерү мәрхүмнәр нәкъ менә үгез һөҗүм итүдән үлгән булуына шикләнми. Шул ук кичне үгезне дә чалалар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Ярославля





Все новости Ярославля на сегодня
Губернатор Ярославской области Михаил Евраев



Rss.plus

Другие новости Ярославля




Все новости часа на smi24.net

Новости Ярославской области


Moscow.media
Ярославль на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России