Добавить новость

Тюбингта шуганда егылган кызның бавыры, ашказаны асты бизе ертыла, бөере, талагы бәрелә

Intertat.ru
247

Чувашия Сәламәтлек саклау министрлыгы ватрушкада таудан шууның куркыныч булуы турында кисәтә. Ведомство сайтында ватрушкада шууның куркыныч нәтиҗәләренә мисаллар китерелә.

Ярамаган урында тюбингта шуган 5 яшьлек малайның бот сөяге сынган. Аңа бу көннәрдә операция ясыйлар, аннары озак реабилитация була.

Тагын бер малай ватрушкада таудан шуып төшкән һәм, туктый алмыйча, ишегалдындагы урындыкка бәрелгән. Баланың бите имгәнгән, аңа табиблар операция ясаган.

Тюбингта шуганда имгәнгән 9 яшьлек кыз хәзер анестезиология-реанимация бүлегендә ята. Аның хәле бик авыр.

«Кыз таудан тюбингка утырып төшә, аннары егыла һәм корсагы белән урындыкка бәрелә. Баланың эчке органнарына имгәнгән, эченә кан сауган, бавыры һәм ашказаны асты бизе ертылган, бөере һәм талагы бәрелгән. Аңа бик катлаулы операция ясаганнар. Хәзер табиблар балага ярдәм итәргә тырыша», – диелә хәбәрдә.

Имгәнмәс өчен, бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына шуарга кирәк, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Чувашии





Все новости Чувашии на сегодня
Глава Чувашии Олег Николаев



Rss.plus

Другие новости Чувашии




Все новости часа на smi24.net

Новости Чебоксар


Moscow.media
Чебоксары на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России